Менделеевск муниципаль районының «Өмет Яры» дәүләт автоном комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә 04 апрельдә Лев Николай улы Толстой исеменә багышланган истәлекле даталарга бәйле «Мин Толстойны яңадан ачам» белгечләр турниры булып утте. Чарада 23 кеше катнашты.
Әлеге чараның максаты: өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны бөек рус язучысы Л. Н.Толстойның биографиясе һәм иҗаты белән таныштыру, Татарстан Республикасында бөек фикер иясенә игътибарны җәлеп итү һәм популярлаштыру.
Чара башында ветераннар Лев Николай улы Толстой турында әңгәмә кордылар, аның тормыш юллары турында сөйләштеләр, әти-әнисен искә төшерделәр. Лев Толстой алты ел вакытын Казанда үткәргән. Биредә аның яшүсмер еллары узган. 1844 елның сентябрь аенда Лев Толстой Казан университетының көнчыгыш бүлегендәге философия факультетына укырга кергән. Абыйлары да шушы университетта укыганнар. 1847 елның апрель аенда Лев Толстой университетны калдырып яңадан Ачык Аланга китеп бара. Соңыннан Казанда кичергән тәэсирләре аның кайбер әсәрләре нигезендә чагыла, ә нәкъ менә «Балдан соң» һәм «Помещик иртәсе » хикәялэрендэ, «Балачак, яшүсмерлек һәм яшьлек» повестендә.
Чара ахырында ветераннар бүлекчә белгечләре тәкъдим иткән сорауларга җавап бирделәр. Бүлектә тернәкләнүче Мельникова Лидия Василий кызы сүзләреннән: - Мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләр өчен бик мөһим, чөнки яшъ барган саен хәтер югала, ә бу чара безгә бөек рус язучысы Лев Толстой турында бик күп кызыклы мәгълүматләрне искә тошерергә ярдәм итте.