2018 елнын 02 апрелендә Чалпы авылында урнашкан Азнакаей социаль- тернәкләндерү бүлегендә янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе белән Исламов Д.Ф. очрашу узды. Очрашуда бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Очрашу барышында янгын куркунычсызлыгы кисәтү буенча лекция- әңгәмә корылды. Социаль хезмәтләр алучыларга янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Булекчә хезмәткәрләре белән янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш инструктаж үткәрелде. Инструктаж алганнан сон бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль-хезмәтләр алучылар белән янгын чыккан очракта эвакуациеләнү буенча күнегүләр үткәрелде.