«Компьютер: зыянлымы эллә файдалымы». «Веста» Үзәге.

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

«Минем әйләнә-тирәдәге дөнья» технологиясе кысаларында «Веста» Үзәгендә эшләүче социаль эш буенча белгеч Гөлназ Веселовская 9 нчы сандагы социаль участокта социаль ярдәм күрсәтелүче 11 бала өчен  «Компьютер: зыянлымы эллә файдалымы» дигән төркемле чара уздырды. Максаты: балаларга компьютерны үзеңә зыян китермәслек итеп куллана белергә кирәк икәнен җиткерү.

Дәрес башында белгеч катнашучылар арасында «Минем исемем ...», «буш вакытта мин...» дип аталган тренинг күнегүләре үткәрде. Аннары балалардан «компьютер» сүзен ишеткәч нинди уйлар тууын сорады, балалар үзләренең җавапларын әйттеләр.

Дәрес барышында белгеч балаларга кеше тормышында компьютер нинди урын били икәнен, аның нинди файда һәм зыян китерүен аңлатып утте. Балаларга үзләренең яшьтәшләренә  Интернет челтәрендә утырганда вакытны бушка үткәрмәс өчен, интернетта утыру файдалы һәм куркынычсыз булсын өчен бирергә була торган киңәшләрен язарга тәкъдим ителде. Балалар бертавыштан гомуми кагыйдәләргә тукталдылар: Интернет челәрендә үзең турындагы мәгълүматны сак итеп урнаштырырга; Спамга (кирәк булмаган электрон почта) җавап бирмәскә; билгесез кешеләр җибәргән файлларны ачмаска кирәк, чөнки анда вируслар булырга яисә “агрессив” эчтәлектәге фото/видео булырга мөмкин; таныш булмаган кешеләрне үзеңнең контакт битеңә кушмаска кирәк.

Очрашу азагында, белгеч балаларга рәхмәтен белдерде, интернет челтәрендә эшләгәндә бик игътибарлы булырга, компьютер белән эшләгәндә алтын урталыкны табарга, компьютерда озак утырмаска, сәламәтлекләрен сакларга кирәк дигән теләген теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International