Гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белү, куркынычлыкларны алдан күрергә өйрәнү, үз гомерең һәм әйләнә-тирәдәге кешеләр гомере өчен җаваплылык хисен аңлау максатыннан “Веста” Үзәгендә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре буенча системалы рәвештә эш алып барыла.
Чепья авылында яшәүче Терентьева Любовь Ивановнага 4 апрель көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитетынын беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Галиев, район статистика бүлеге җитәкчесе Лилия Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
5 апрель 2018 ел. Пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү, фаҗигаләрдән саклану максатыннан “Юлда үзеңне – үзең сакла!” дип аталган чара үтте.
“Бергә булдырабыз” проекты кысаларында “Здравушка” реабилитация үзәгендә КФУның физика факультеты студентлары булдылар. Студентлар үзәктә тәрбияләнуче балаларга һәм аларның ата аналарына физиканың мавыктыргыч дөньясы белән таныштаручы программа күрсәттеләр. Волонтерлар балаларга аңлы рәвештә үзләренең булачак һөнәрләре турында сөйләделәр. Әлеге күрешү конкурслар һәм викториналар белән узды.
Чара күмәк фотосурәт белән тәмамланды.
2018 елнын 5 апрель көнендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Шартлы янгын сүндерү һәм янгын вакытында кешеләрне эвакуациялэу» темасы буенча эчке уку күнекмәсе узды.
4 апрель көнне Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологлары, балигъ булмаган балалар арасында наркоманияне булдырмау һәм кисәтү уңаеннан “Без сәләмәт яшәү яклы” дип исемләнгән дәрес - викторина оештырдылар.
Балык Бистәсе мәдәният йортында Хәйрия марафоны узды.
1 апрель Олы Елга авылында яшәүче Киямова Газизә Сабир кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Өлкән яшьтәге кешеләрне социаль яклау, Интернет- технологияләрен үзләштерү шарталарында, шәхси үсеш мөмкинлеге бирү, яшәү шартларын яхшырту, дәресләрдә актив булуның яңа юлларын эзләү.
Социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре " гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» Ютазы муниципаль районында уздырылган төркемле интерактив дәрес буенча беренчел профилактикалау, тәмәке һәм хәмер арасында балигъ булмаган балалар «Ачы төтен сере» һәм «Куркынычы су астына төшүе»