«Ялгышма!»
Шушы көннәрдә Зәй муниципаль районында, күпләп яшьүсмерләр җыелган җирләрдә “Рәсәй балалары – 2018” дип аталган ведомствоара кичке рейд оештырылды. Әлеге ведомствоара рейдта балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге инспекторы, гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге, наркоконтроль, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белгечләре катнашты.
Әлеге рейд яшьүсмерләр арасында наркотикларны таратуга, наркомания белән бәйле җинаятьләргә каршы тору чараларына җәлеп итү максатыннан оештырылды.
Рейд кысаларында парк - скверлар, бар һәм кафелар, яшьүсмерләр күпләп җыелган җирләр тикшерелде.
Белгечләр шәһәребезнең социаль участокларында наркотик матдәләрнең кеше организмын ничек агулавы, аның зыяны һәм аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында ипләп аңлаттылар.
Шушы акция кысаларында яшьүсмерләр наркотиклар китергән зыянны берни белән дә чагыштырып булмавы, тормышның никадәр матур булуы һәм саулыкның үз кулыбызда икәнлеге хакында төшенделәр.