"Астра" тернәкләндерү үзәгендәге тәрбиячеләр балаларны сәламәт яшәү серләренә өйрәттеләр.

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

4 апрель 2018 ел. Чәршәмбе

Тәрбиячеләр Таказина Алия hәм Рожина Любовь “Витаминнарны мин яратам – сау – сәламәт буласым килә” темасына әңгәмә үткәрделәр.

Бу әңгәмәнең максаты – витаминнарның кешегә hәм сәламәтлегенә ничек тәисир итүе.

Балалар “витамин” төшенчәсе, нинди төркемнәргә бүленүләре турында сөйләделәр. Кеше

Сәламәтлегенә уңай тәисир итүе, аның дөрес туклануыннан торуын аңладылар.

Әңгәмә ахырында балалар бергәләп “Тәмле hәм файдалы ашамлыклар” дигән темага коллаж ясадылар.

Бу чарада 20 кеше катнашты (инвалид балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның әти- әниләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International