ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

09 апрель 2018 ел, дүшәмбе

Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба штп. “Волонтер” үзәгенең активистлары “Россия балалары - 2018” дигән профилактик чара уңаеннан “Үз тормышыңны ватма!” дигән темага буклетлар тараттылар.  

Әлеге акция кысаларында  белгечләр һәм волонтерлар райондашларга профилактика максаты белән наркотиклар кулланмау буенча әңгәмә үткәрделәр.

 

 «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм күрсәтелүче хатын-кызлар арасында «Эмоциональ тынычлыкны саклау» дип аталган чара үткәрде.

Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының психологы Лукина Л. В.  кабинетында “Фоторәсемнәр ярдәмендә терапия” технологияләре кысаларында үзләренең кызыксындыру активлыгын үстерергә яратучылар җыелды.  «Коллаж» техникасы дәресе бик кызыклы һәм иҗади формада узды.

2018 елның 10 апреленда "Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында" Шәдчедәге  янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре  Шарифуллин Р.Р. һәм Евдокимов А.С.  янгын куркынычсызлыгы турында профилактик дәрес уткәрделәр.

10 апрель 2018 ел, сишәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Исхакова Татьяна hәм Рожина Любовь Татарстан Республикасында яшәүче кешеләрнең мәдәнияты hәм традицияләре турында төркем дәресе үткәрделәр.

2018 елның 9 апрель көнендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Галимова Ләйсән тарафыннан Баулы районында Россия эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлеге инспекторы полиция лейтенанты Солтанова Ләйсән белән берлектә, социаль куркыныч хәлдә калучы гаиләгә балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары тарафыннан наркотик матдәләр куллануны кисәтү максаты белән ведомствоара рейд уздырылды.

 10 апрель 2018 ел

          Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында Пасха атналыгы бара. 10 апрельдә йорт-интернатта яшәүчеләрне котларга Семен  атакай килде. Ул бездә еш була торган кунак, өлкәннәр аны көтеп алалар. Ул библиядән бәйрәм турында хикәяләр сөйләде, аннары бергә гыйбадәт кылдылар. Семен атакай әби һәм бабайларга Пасха бүләкләре дә тапшырды. Өлкәннәр мондый  игътибаръдан бик кәнагать  калдылар!

 

Кеше хезмәте элек-электән аеруча зур уңышка һәм хөрмәткә ия булган. Хезмәт кешене үстерә, кеше яңа hөнәргә өйрәтә.

10.04.2018 Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова һәм социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Дендротерапия – агачлар белән дәвалану» дигән темага чара үткәрделәр.

Чараның максаты - социаль хезмәт алучыларнын нерв системасын ныгыту.

Дендротерапия (яисә — агачлар белән дәвалану)— агачларның шифасына нигезләнгән дәвалау һәм профилактика ысулы. Агачлар белән аралашу баш авыртуны бетерә, стресстан арындырта, метаболизмны активлаштырта, йөрәк эшен дәртләндертә.

Чарада социаль хезмәт алучылар агачлар янына килеп,  40-60 см ара калдырып, аңа арт белән бастылар һәм эчләреннән уйлап кына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Социаль хезмәт алучылар тән буенча акрын гына өстән аска таба җылы дулкын баруын кузаллап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Нәтиҗәдә, агачлардан уңай энергия алдылар.

Чарада 15 кеше катнашты.

“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ларионова Н.В., прокурор ярдәмчесе Газизов А.Р. һәм тарих- җәмгыять белеме укытучысы Игнатьева Д.И. белән бергә яшьләр ял итү үзәгендә “Фемида дәресләре”  хокукый клубының “Административ хокук бозулар” темасына чара үткәрделәр. Чарада видеоролик, презентация, бәхәс һәм балигъ булмаганнар белән әңгәмә кебек ысуллар кулланылды. Чара юкка гына үтмәде, егетләр һәм кызлар үзләренең хокукый белемнәрен киңәйттеләр. Катнашучыларга балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Нәтиҗә ясап, социаль эшләр белгече балаларга “Административ хокук бозулар” темасына буклетлар таратты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International