10.04.2018 Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова һәм социаль хезмәт күрсәтүче Мәдина Хажарова «Дендротерапия – агачлар белән дәвалану» дигән темага чара үткәрделәр.
Чараның максаты - социаль хезмәт алучыларнын нерв системасын ныгыту.
Дендротерапия (яисә — агачлар белән дәвалану)— агачларның шифасына нигезләнгән дәвалау һәм профилактика ысулы. Агачлар белән аралашу баш авыртуны бетерә, стресстан арындырта, метаболизмны активлаштырта, йөрәк эшен дәртләндертә.
Чарада социаль хезмәт алучылар агачлар янына килеп, 40-60 см ара калдырып, аңа арт белән бастылар һәм эчләреннән уйлап кына ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. Социаль хезмәт алучылар тән буенча акрын гына өстән аска таба җылы дулкын баруын кузаллап, рәхәтләнеп ял иттеләр. Нәтиҗәдә, агачлардан уңай энергия алдылар.
Чарада 15 кеше катнашты.