10 апрель 2018 ел
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында Пасха атналыгы бара. 10 апрельдә йорт-интернатта яшәүчеләрне котларга Семен атакай килде. Ул бездә еш була торган кунак, өлкәннәр аны көтеп алалар. Ул библиядән бәйрәм турында хикәяләр сөйләде, аннары бергә гыйбадәт кылдылар. Семен атакай әби һәм бабайларга Пасха бүләкләре дә тапшырды. Өлкәннәр мондый игътибаръдан бик кәнагать калдылар!