2018 елның 10 апреленда "Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында" Шәдчедәге янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре Шарифуллин Р.Р. һәм Евдокимов А.С. янгын куркынычсызлыгы турында профилактик дәрес уткәрделәр. Әлеге дәрестә картлар йортында яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр булды. Инструкторлар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар , янгын сүндерү җиһазлары белән файдалану кагыйдәләрен өйрәттеләр һәм янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Янгын чыгу сәбәпләренә аерым игътибар бирелде. Бу төзек булмаган электр җиһазлары, тыелган урыннарда тәмәке тарту.
Интернатта яшәүчеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдүлүрен үтәргә тырышырга сүз бирделәр.