“Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Ларионова Н.В., прокурор ярдәмчесе Газизов А.Р. һәм тарих- җәмгыять белеме укытучысы Игнатьева Д.И. белән бергә яшьләр ял итү үзәгендә “Фемида дәресләре” хокукый клубының “Административ хокук бозулар” темасына чара үткәрделәр. Чарада видеоролик, презентация, бәхәс һәм балигъ булмаганнар белән әңгәмә кебек ысуллар кулланылды. Чара юкка гына үтмәде, егетләр һәм кызлар үзләренең хокукый белемнәрен киңәйттеләр. Катнашучыларга балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Нәтиҗә ясап, социаль эшләр белгече балаларга “Административ хокук бозулар” темасына буклетлар таратты.