ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 10 апрель көнендә «Милосердие» Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль педагоглар Әхмәтова Динара һәм Галимова Ләйсән тарафыннан Казан медицина университетының социаль эшләр факультеты студенты Ильясов Марат катнашында һөнәри юнәлеш бирү буенча10 сыйныф укучылары өчен “Киләчәккә - ышаныч белән!” темасына чара уздырылды.

 

«Гражданин булырга бурычлы» шөгыльләр циклы кысаларында балигъ булмаган балаларга патриотик тәрбия бирү буенча «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Анастасия Ильина 5-нче номерлы социаль участокта «Безнең Ватаныбыз – Рәсәй» дип аталган төркемле чара уздырды. Чарада социаль ярдәм күрсәтелүче 15 бала катнашты.

10 апрель көнне – Космонавтика көне алдыннан кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен  «Космос. Галәм. Җир» дигән танып-белү дәресе узды.

Укулар уңышлы үтте

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 11нче апрельдә “бина эчендә пожар чыгу сәбәпле” барча кешеләрне   эвакуацияләделәр. Чаранын  төп максаты -  эвакуация  вакытында кешеләрне бинадан чыгару һәм ярдәм күрсәтү чараларын ныгыту.  Әлеге чарада 54 ПСЧ ФГКУ 15 ОФПС по РТ Махмутов А.З. катнашты.  34 кешедән торган коллектив 18инвалид  баланы, 17 ата-ананы бинадан чыгардылар. Эвакуациягә әйбәт билге куелды.


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

“Здравушка” реабилитация үзәгендә халыкара спорт көненә балгышланган чара күңелле һәм мавыктыргыч уеннар белән узды.

Чараның максаты булып үсеп килүче яшьләрдә сәламәт яшәу рәвеше, спортка мәхәббәт уяту һәм ата аналар белән балалар арасын ныгыту торды. Дәвалау физкультурасы инструкторы җитәкчелегендә социаль ярдәм алучылар олысыннан кечесенә кадәр җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар.

Махсус ата аналар өчен өй шартларында куллана алырлык спорт җиһазлары, хәрәкәтләр төрләре , иртәнге гимнастика турында өйрәтү дәресләре булып узды. Шул ук вакытта ортопедия табибы ата аналар мөрәҗәгате буенча шәһси очрашаулар уткәрде.

Лениногорск районы  социаль хезмәт күрсәтү “Исток-Башлангыч” оешмасында “Тормыш очен, узегезне саклагыз” программасы кысаларында 10 апрель көнне иҗтимагый тәрбияче, Наталия Ташлинцева оештыруында “Сак булыгыз: Наркотиклар” дип исемләнгән, гаилә эчендә наркотик кулланучы затлар белән низаг туган гаиләләр өчен, төркемле дәрес оештырылды.

Максат: Үзәктә яшәүчеләргә һәмер эчемлекләренең зыян китерүе иде. Безнең тормышта һәмер эчемлекләр кулланы бик актуалҗ проблемага әйләнде. Һәмер эчүенең зыяны бик зур. Ул кан аша барлык әгъзаларга тарала һәм аларны тарката башлый. Күп һәмер эчемлекләре үзләрендә ачу саклыйлар.

    Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә тернәкләнү узучы егерме өч кешенең һәр иртәсе “Үзеңә үзең булыш” технологиясе кысаларында дәвалау физкультурасы белән башлана.

    Бу технологиягә сулыш алу, сөяк - буын системасын ныгыту, сузылу һәм башка күнегүләр керә. Алар шәхси һәм төркем формасында уза.

    Дәвалау физкультурасының максаты: савыгуны тизләтү, хезмәт эшчәнлеген торгызу, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны актив хезмәт эшчәнлегенә кайтару.

10 апрель 2018 ел.

«Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең белгечләре опека, Лашман үзидарәсе белән берлектә авылдагы аз керемле һәм социаль  яктан авыр хәлдә калган семьяларда күзәтү белән йөрделәр. Комиссия коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләргә әйттеләр, “Дети России-2018” операциясе  кысаларында буклетлар тараттылар. Буклетның максаты: балаларны вакытында наркотик бәйлелектән коткару, начар гадәтләрдән ерак тору.

  “Дети – России 2018”  Межведомствалы комплекслы оператив профилактик операция кысасында Чирмешән муниципаль районының “Мәрхәметле  йөрәк” узәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсенең социаль педагогы  Малешина Л.Д. балигь булмаган балаларга  «Пассив тарту» темасына чара үткәрде.Чараның максаты булып «Пассив тарту” һәм аның исәнлеккэ тәэсире төшенчәсен формалаштыру.Чара дискуссия формасында үтте, яшьүсмерләр тәмәке тартуга кагылышлы сораулар турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International