Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының психологы Лукина Л. В. кабинетында “Фоторәсемнәр ярдәмендә терапия” технологияләре кысаларында үзләренең кызыксындыру активлыгын үстерергә яратучылар җыелды. «Коллаж» техникасы дәресе бик кызыклы һәм иҗади формада узды.
Буген һәркемгә коллаж өстендә эшләү шэхси булды, һәр катнашучы ирекле темага үз коллажын ясады. Барысыда журналлардан сүрәтләрне кистеләр һәм аларны кәгазьгә ябыштырдылар. Иң мөһиме коллажда – пөхтәлек түгел, ә үз уй-фикерләрен, идеяләрен, карашларын белдерү мөмкинлеге һәм теманы аңлау.
Коллажны үтәгәндә катнашучылар артык тиз белән артык акрын чиратлашкан тондагы музыка тыңладылар. Очрашу ахырында барлык катнашучылар үз тарихларын, нәрсә ясарга тырышканнарын сөйләделәр. Эшләр тагын да матур һәм кызыклы килеп чыктылар, чөнки иҗат бер нәрсә белән дә чагыштыра алмаслык шатлык бүләк итә.