9 апрелдә ХКСХК үзәге "Исток-Башлангыч" педагогы Тамара Тимофеевна тарафыннан 7 нче социаль участокта "Әйдәгез, уйлап карыйк. Коммуникатив аралашу сәгате" исемле төркемле дәрес уздырылды. Чара "Рәсәй балалары-2018" опрециясе кысаларында оештырылды.
Ел саен "Минзәлә муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" Социаль приютында" Пасха бәйрәмен олылап үткәрү күркәм традициегәәйләнде. Кешеләргә карата игелек, мәхәббәт, мәрхәмәт белән сугарылган бу Олы бәйрәм бездә 7 һәм 8 апрель көннәрендә үтте.
Агымдагы елның 9 нчы апрелендә культорганизатор Фирдания Алексеева һәм бүлекчә хезмәткәрләре Балтач районының “Наз” социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар өчен “Кышны озату” бәйрәмен оештырдылар.
12 апрель көнне бөтен ил космонавтика көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәм кешенең галәмгә беренче тапкыр очуына багышланган.
Сарман муниципаль районындагы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең хезмәткәрләре үзләренә беркетелгән өлкән яшьтәге кешеләрнең өй кырларын, ишек алларын кардан чистартып, җыелып торган суларны ачып, ерганаклар ясап җибәрделәр. Эшләнгән эш су басу куркынычын кисәтү максатыннан башкарылды. Нәтиҗәдә: су басу куркынычы янамый!
8 апрель көнне өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль һәм медицина хезмәткәрләре православие динен тотучы карамактагы өлкәннәребез белән якты һәм күркәм бәйрәмнәрнен берсе – Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр.
2018 елның 9 апрелендә Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү оешмасы "Арча һәм инвалидлар интернат йорты"нда Пасха чарасы узды .Безнен эби - бабайларыбызны Арча щиркәвеннән батюшка Василиск тәбрик итте.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Экодос” волонтерлары белән берлектә 9 яшүсмер өчен “Кошлар көне” оештырдылар. Чара балалар өчен кызыклы күнегүләрдән башланды, бу аларга кәеф күтәренкелеге өстәде. Аннан соң волонтерлар балаларга кошларның тормышыннан кызыклы мизгелләр турында сөйләде, соңыннан аларның кошлар турында белемнәрен тикшерү өчен сораулар бирделәр.
Балалар “Кошлар һәм хәрефләр”, “Кайда логика?” бәйгеләрендә бердәмләшеп кошларның төрләрен искә төшерделәр.
Бу чара балаларга кошлар көненең тарихын, искә төшерергә, кошлар дөньясын тирәнтен өйрәнергә, аларны яхшы кәеф белән баетырга ярдәм итте.
2018 елның 9 апрелендә “Дети России-2018” ведомствоара профилактик операциясе кысаларында ДЦ «Волонтер» активистлары «Наз» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова җитәкчелегендә балигъ булмаган балалар инспекторы Ләйсән Назипова, полициянең муниципаль хезмәткәрләре Ляйлә Низамиева һәм Раушания Накипова «Без Тормышны сайлыйбыз» дип исемләнгән акция уздырды.
8 апрель 2018 г., якшәмбе
“Норлат картлар һэм инвалидлар интернат йортында” яшәүчеләр бик күп бәйрәмнәрне каршы алырга яраталар. Шуларның берсе яз бәйрәме – Пасха. Бу якты һәм изге бәйрәм ышаныч, өмет, мәхәббәт алып килә.
Пасха – христиан православле дине бәйрәме. Бу атнада бер –береңә кухакка йөрү, пасхаль йомыркаларын бирешү, бер – береңне язның яңаруп белән котлау каралган. “Пасхада кояшта уйный”. Табигать яңару чары кичерә.