2018 елның 9 апрель көнендә Баулы муниципаль районының «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөләйманова Айгөл һәм Галимова Ләйсән тарафыннан Баулы районында Россия эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлеге инспекторы полиция лейтенанты Солтанова Ләйсән белән берлектә, социаль куркыныч хәлдә калучы гаиләгә балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары тарафыннан наркотик матдәләр куллануны кисәтү максаты белән ведомствоара рейд уздырылды.
Белгечләр алдына түбәндәге бурычлар билгеләнде:
1. Наркоманиянең зыяны турында белемнәрне формалаштыруга ярдәм итү.
2. Үзаң тәрбияләү һәм яшүсмернең үзенә куйган бәясен күтәрү.
3. Тормышка карата мәхәббәт тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру.
Патронаж вакытында балигъ булмаган яшүсмер белән наркотик матдәләрнең организмга һәм, гомумән, кеше гомеренә карата булган зыяны турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук яшүсмергә « Наркотикларга ЮК дип әйтик!» һәм «Мин сәламәт яшәү рәвешен сайлыйм!» дигән тематик белешмәлекләр тапшырылды.
Чара ахырында “Наркоманның киләчәге – ЮК!” дип нәтиҗә ясалды.