ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

12.04.2018 г. “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшусмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Галәмгә юл»дип аталган чара узды.

12 апрель, 2018 ел.Пәнҗешәмбе

2018 елның 12 апрелендә Космонавтлар көненә багышланган чаралар кысаларында Алабуга шәһәренең “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәтләрдән файдаланучы 10 өлкән кешесе өчен Мәскәү шәһәрендәге Космонавтика музеена виртуаль  экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында өлкәннәр музей экспонатлары, космик корабль макетлары, космонавтларның яшәү рәвешләре, киемнәре һәм башка кызыклы фактлар белән таныштылар. Әлеге чара социаль хезмәтләрдән файдаланучыларнын рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерде, космос турында белемнәрен арттырды, үз илләре өчен горурлык хисләре уятты.

Менделеев муниципаль районында "Берег надежды"" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасына 100 нчы елына әзерләнү буенча "Туган җир - яратам сине!" исемле тематик әңгәмә үткәрелде.

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшҗвүсмерләр өчен реабилитация үзәге “Здравушка” да янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуация үткәрелде.

Эвакуация алдыннан хезмәткәрләр өчен янгын килеп чыккан очракта куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж булып узды.

Өйрәнүнең нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип табыпды.

2018 нче елның 12 нче апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен “Атлас тасмадан  шторлар өчен беркетмә” ясау буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау сәләтен  үстерү, пөхтәлеккә өйрәтү һәм эш кораллары белән эшләү ысулларына төшендерү иде.

       Эш барышында  хезмәт буенча инструктор  тәрәзә өленгесе беркетмәләрен ясау ысулларын аңлатты һәм күрсәтте. Үз кулың белән ясалган тәрәзә өленгесе беркетмәләре һәврвакытта да үзенчәлекле:  алар бүлмәне матурлыйлар, кәефне күтәрәләр, иҗади сәләтләрне, игътибарны, хәтерне үстерәләр. 

   Чарада 13 кеше катнашты.

«В твою пользу» хәйрия акциясе кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күпбалалы Җәмилә Абдуллина (Ярак Чурма) һәм Ирина Ахметханова (Арбаш) гаиләләренә ярдәм иттеләр.

«Татарстан Республикасы  хезмәт, халыкны эш белән тәэмин иту hәм социаль яклау министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә hәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү   бүлекчәсендә  космонавтлар көненә багышланган чара үткәрелде.

12.04.18 пәнҗешәмбе.

Кукмара тернәкләндерү үзәгендә “Милосердие”, шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы, балалар белән  “Шәхси чисталык” темасына  әңгәмә үткәрде.

Максат һәм бурыч: балаларга шәхси чисталык турында аңлату.

Иртә һәм кич теш чистарту, ашар алдыннан сабынлап кул юу, пычранган саен эчке киемнәрне алыштыру, тышкы кыяфәт чиста булу һәм башкалар.

   Бу чараның максаты -  рухи яктан үстерү, христиан бәйрәме белән якыннанрак танышу аша игелеклелек, кешеләрнең бер-берсенә карата игътибарлы мөнәсәббәтләрен арттыру иде

Югары Утар балалар йортында 11 апрель көнне тәрбияче Хабирҗанова Р.И. тарафыннан комсомолның 95 еллыгы уңаеннан әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International