“Атлас тасмадан тәрәзә өленгесе өчен беркетмә” ясау буенча мастер – класс

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 12 нче апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен “Атлас тасмадан  шторлар өчен беркетмә” ясау буенча мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты бармаклар эшчәнлеген һәм күзаллау сәләтен  үстерү, пөхтәлеккә өйрәтү һәм эш кораллары белән эшләү ысулларына төшендерү иде.

       Эш барышында  хезмәт буенча инструктор  тәрәзә өленгесе беркетмәләрен ясау ысулларын аңлатты һәм күрсәтте. Үз кулың белән ясалган тәрәзә өленгесе беркетмәләре һәврвакытта да үзенчәлекле:  алар бүлмәне матурлыйлар, кәефне күтәрәләр, иҗади сәләтләрне, игътибарны, хәтерне үстерәләр. 

   Чарада 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International