"Туган җир - яратам сине!" . КЦСОН Менделеев

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Менделеев муниципаль районында "Берег надежды"" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү үзәгендә, Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасына 100 нчы елына әзерләнү буенча "Туган җир - яратам сине!" исемле тематик әңгәмә үткәрелде.

Чараның максаты: туган якның тарихын һәм халыкның гореф-гадәтләрен саклап калу, милли мәдәнияткә кызыксынучанлыкны арттыру. Бурычлар: тарихи китапларны, гәҗитләрне һәм ТАССР чорыннан сакланган материалларны карап әңгәмә үткәрү һәм  күргәзме ясау.

Бүген өлкәннәр дә, балалар да туган якның  тарихы,  халыкның гореф-гадәтләре белән кызыксыналар. Өлкән яшьтәге гражданнар ТАССР чорыннан сакланган  истәлекле китапларны, гәҗитләрне, рәсемнәрне, сүрәтләрне күрсәттеләр һәм  үз гаиләләренең гореф-гадәтләре турында зур куаныч белән сөйләделәр. Социаль хезмәткәрләр материаллар белән бик кызыксынып таныштылар һәм ТАССР вакытыннан безнең көнгә кадәр сакланган  истәлекләргә бик гаҗәпләнделәр. Һәр әйбернең үз тарихы,  аның белән бәйле күп кенә кызыклы вакыйгалары да бар.

Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасына 100 нчы елына багышлап,  иҗтимагый эш буенча хезмәткәрләр җыелган материаллардан  күргәзмә ясарга җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International