ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ютазы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» социаль-хәтәр нигезләмәләренең гаиләсе балалары белән Георгий тасмасы чара уздырылган.

Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән бергә “Каен көне”н билгеләп үттек. Каен агачы турында бик күп кызыклы мәгълумат белдек, җырлар җырладык, каен суыннан авыз иттек. Ак каеннар арасында истәлеккә фотога төштек.

2018 елның  апрель ае «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсэтү   комплекслы үзэгенең  өйгә килеп ярдәм күрсэтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре,  «Өлкән яшьтәге һәм инвалидларга куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе ярдәмендә, булекчәдә исәптә торган олкәннәргә һәм инвалидларга «Янгын булдырмау  өчен ,үз – узеңне ничек тоту»  кагыйдәләре турында  сөйләнде, һәм белешмә таратылды , шулай  ук  «Ташкын вакытында ничек  эш итү өчен» белешмә таратылды.

Социаль хезмәткәрләр  исәптә торган олкәннәрнең һәм инвалидларның өй тубәләрен кардан чистарттылар, өй тирәләрен, керү юлларны кар , бозлардан арындырдылар.

Халыкара галәмгә очучылар көне уңаеннан социаль “Маяк” үзәгендә социаль эшче Елена Ризатдинова катнашында студентлар белән эңгәмә үткәрелде.

Хезмэттэшлек

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясен ә  12нче апрельдә  ГАУСО «КЦСОН «Доверие» МТЗ и СЗ РТ в городском округе «город Набережные Челны» белгечләре кунакка килделәр. 28 ата-анага  социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр, буклетлар, визиткалар тараттылар. Квалификацияле ярдәм алырга чакырдылар.

 

 Шушы көннәрдә Мамадыш картлар йортына "Изге нур" мәчете имамы Мансур хәзрәт килде.

Эшчеләрнең һәм яшәүчеләрнең янгынга каршы торуга белемнәрен һәм коткарылу тизлиген тикшерү

      2018 елнын 9 апрель көнендә,  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы узәгенең гаиләгә хәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Гөлшат Зиннатова балалалар белән “Балигъ булмаганнар арасында психоактив матдәләр куллану куркынычы” дип аталган темага төркемле дәрес уткәрде. Дәреснең максаты булып тәкъдим ителгән психоактив матдәләрдән ышанычлы баш тарту гадәтен формалаштыру тора.

     Дәресне специалист “Исәнлшү” уены белэн башлап жибәрде. Шулай ук  дәрес барышында “”Юк!” дип әйтә бел”, “Төрлечә баш тарт” дип аталучы уеннар уткәрелде. “Баш тарта бел” уены барышында балалар төркемле басым вакытында үзләренең ничек каршы тора алуларын тикшереп, үзләренә бәя бирделәр. Бу уен барышында балалар 3 төркемгэ буленделәр. Һәрбер төркемгә вәзгыятьне тасвирлап язылган карточка таратылды.

      Бу дәрес балаларга сәламәт яшәү рәвешен сайлау һәм тискәре йогынтыга каршы тора белү буенча белемнәрен арттырырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итте.

 

Бәхет кошы

 

“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  12нче апрельдә  МАОУ «Кадетская школа №49» укытучысы һәм укучылары белән “Бәхет кошы” мастер-класс уздырдылар. 12 инвалид бала һәм аларның ата-аналары белгечләр белән бергә матур бәхет кошларын ясадылар. Бергәләшеп кадет мәктәбендә укучы яшьтәшләре белән аралаштылар.

 

    Урманнар, болыннар, кырлар-безнең байлыгыбыз, аны сакларга кирәк һәм шулай ук  табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә.

    11 апрельдә 2018 елда «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Давлетшина Н.И.  мәктәп яшьтәге балалар белән “Табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре” дәресе уздырды.

     Бу дәреснең максаты: укучы балаларга табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен, кеше табигать белән бәйләнештә булуын  искә төшерү; шәхес сыйфатларын үстерү;  табигатькә җаваплы карашларын киңәйтү, киләчәктә җирнең хуҗалары буларак,  табигатьнең матурлыгын күрү сәләтен формалаштырырга.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International