Алабуга өлкән яшьтәгеләр hәм инвалидлар интернатында «Пасха» бәйрәменә багышланган конкурс булып үтте

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

   Бу чараның максаты -  рухи яктан үстерү, христиан бәйрәме белән якыннанрак танышу аша игелеклелек, кешеләрнең бер-берсенә карата игътибарлы мөнәсәббәтләрен арттыру иде.

   Бәйрәмгә өлкән яшьтәге кешеләр алдан ук әзерлек эшләре алып бардылар; «текстиль уенчыклар» техникасы буенча йомыркалар ясадылар, матур итеп табын әзерләүдә дә ярдәм иттеләр.

   Чара бик күңелле үтте. Интернатта тәрбияләнүчеләр төрле уеннарда катнаштылар. «Пасха» тарихын hәм традицияләрен дә искә алдылар.

   Беркем дә читтә калмады, шигырь сөйләү, җырлау hәм викторина сорауларына җавап бирүләр бер-берсенә үрелеп барды. «Пасха бүләкләре» дигән уен хэтта ветераннарны да битараф калдырмады.

   Бу чараны үткәрүдә «ЭкоДос», АИ КФУ дан килгән волонтерлар отряды үзенең ярдәмен күрсәтте.

   Йомгаклау өлешендә барлык катнашучыларны биюләр hәм куличлар, буялган йомыркалар, торле сый белән тулы бәйрәм өстәле берләштерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International