Чараның максаты итеп балаларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштыру hәм балаларда Ватанга карата горурлык хисе уяту белән берлектә иҗади сәләтләрен үстерү куелды.
Гаиләләре социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы унике балигъ булмаган балалар белән чараны бүлекчәнең социаль педагогы Гайфуллина Л.Ф үткәрде. Балалар мавыгып 1961 елда әhәмиятле вакыйга килеп чыгу тарихын тыңладылар.Алар космонавтлар көненә багышланган кызыклы викторинада катнашып, узләренә кызыклы hәм күп яңалыклар тупладылар. Шулай ук балалар «Галәмгә сәяхәт» дигән темага, узләренең якты буяулары белән галәмнең матурлыгын тасвирлаган рәсем күргәзмәсе оештырдылар.