“Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшусмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Галәмгә юл»

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

12.04.2018 г. “Шатлык” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшусмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Галәмгә юл»дип аталган чара узды.

Чара алдыннан тәрбиячеләр балалар ясалган рәсемнәрдән кургәзмә оештырдылар.

Чара бик күңелле могҗизалы галәм атмосферасында узды. Балалар бик төрле викториналарда, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар.”Галәм киңлегендә” дип аталган мультфильм карадылар.

Соңнан чара Үзәк балалар китапханәсенә дәвам итте. “Кешегә ничә галәм” дип аталган үзләренең чаралары белән китапханәчеләр безнең  балаларны каршы алдылар. Бик күп яхшы күңел күтәренкечле, шатлыклы мизгеләр белән хисләнеп балалар кире үзәккә кайтылар.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International