Югары Утар балалар йортында 11 апрель көнне тәрбияче Хабирҗанова Р.И. тарафыннан комсомолның 95 еллыгы уңаеннан әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә 10 бала катнашты.
Әңгәмәнең максаты:
-комсомол оешмасы мисалында яшьләр хәрәкәте белән таныштыру.
-балаларда сөйләм телен үстерү,төркемдә эшләргә өйрәтү, катлаулы мәсьәләләрне бергә чишү юлларын табу.
-балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Әңгәмә башында балаларны булган яшьләр оешмасы белән таныштырдык. Аның нинди максаттан оештырылганын, ни очен бу оешмага теләп кергәннәрен һәм әңгәмә ахырында”Мондый яшьләр оешмасы бүгенге көндә кирәкме?”-дигән сорауга җавап бирдек. Комсомол оешмасына карата багышланган Иосиф Кобзон башкаруында”Комсомолдан аерылмыйк”җырын һәм “Орленок” җырын тыңладык. Комсомол билетын һәм значокларын игътибар белән карадык.Яшьләрне бергә туплаган бердәм оешмалар булса , балаларга һәм яшьләргә карата дәүләтнең игътибарын күбрәк юнәлтеп булыр иде.
Балалар бу әңгәмәдә бик актив булдылар, тәрбияче тарафыннан бирелгән сорауларга бик теләп җавап бирделәр.