12 апрель, 2018 ел.Пәнҗешәмбе
2018 елның 12 апрелендә Космонавтлар көненә багышланган чаралар кысаларында Алабуга шәһәренең “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәтләрдән файдаланучы 10 өлкән кешесе өчен Мәскәү шәһәрендәге Космонавтика музеена виртуаль экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында өлкәннәр музей экспонатлары, космик корабль макетлары, космонавтларның яшәү рәвешләре, киемнәре һәм башка кызыклы фактлар белән таныштылар. Әлеге чара социаль хезмәтләрдән файдаланучыларнын рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерде, космос турында белемнәрен арттырды, үз илләре өчен горурлык хисләре уятты.