ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Казан шәһәренә онытылмас экскурсия

Бөтенрәсәй «Язгы изгелекләр атнасы” һәм “ДоброГод” республика акцияләрен йомгаклап, 2018 елның 28 апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре  шәһәребезнең экологик торышын яхшырту һәм  халыкның экологик тәрбиясен формалаштыру максаты белән Эко-өмәгә чыктылар.

  Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр һәм “Волонтер” иреклеләр үзәге әгъзалары катнашында, районыбызның сугыш ветераннарына тапшыру максатыннан, котлау открыткалары әзерләнде.

Социаль “Маяк” үзәгендә психолог Сабирова Гөлия яшәүчеләр белян индивидуаль дәресе үткәрде.

«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 27 апрельдә Бөек Җиңү бәйрәме үткәрү концерты булды“.

Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшусмерләр өчен “Здравушка” реабилитация үзеге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесында, балаларда кечкенә яшьтән үк гражданлык һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү буенча эш алып барыла. Җиңү Көне бәйрәме кысаларында, Вахит районының Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергәлектә “Солдат илне яклады” дигән чара булып узды. Балалар солдатларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре турында тыңладылар, үзләренең куллары белән батырларның орденнарын, медальләрен тотып карадылар.

Әлеге бәйрәмгә әзерлек апрель башында ук башланды. Чарага әзерлектә КФУның физика факультеты волонтёрлары, ата-аналар, үзәкнең хермәткәрләре булышты. Алар ярдәме белән Татарстан Республикасы батырлары турында мәгълүмат  җыелды, видеоролик эшләнде. Батырлар истәлегенә тантана залында “Хәтер вакыттан көчлерәк” дигән күргәзмә оештырылды.

Әлеге чара җылы, дустанә халәттә узды.

Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Веста» Үзәге психологлары «Яшьләр клиникасы» белән берлектә 12 яшүсмер өчен «Җенси юл белән күчүче инфекцияләр” дип аталган чара үткәрделәр.

   “Мәрхәмәтле ел” республика ирекле акциясе һәм Иреклеләр елы кысаларында, “Шәфкатъ” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре ”Волонтер” иреклеләр үзәге активистлары белән берлектә, мөмкинлекләре чикле балаларга патронаж үткәрделәр.

“Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты”нда парламентаризм һәм нотариат көне билгеләп үтелде

  26 нче апрельдә “Чирмешән картлар һәм инвалидлар  йорты”на Кадетлар мәктәбеннән волонтерлар килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International