Бөтенроссия «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында «Веста» Үзәге психологлары «Яшьләр клиникасы» белән берлектә 12 яшүсмер өчен «Җенси юл белән күчүче инфекцияләр” дип аталган чара үткәрделәр. Максат: яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен алып бару, җенси юл белән күчүче инфекцияләр, авырулар турында мәгълүмат бирү.
Очрашу башында катнашучыларга “Малай һәм кыз арасында булган дуслык” турында видеоязма тәкъдим ителде. Шуннан соң җенси юл белән күчүче авырлар турында әңгәмә кордылар. «Моңа нинди авырулар керә?» дигән сорауга яшүсмерләр берничә генә чирне атадылар: ВИЧ – инфекциясе, сифилис, гепатит В һәм С. Психологлар, бу өлкәдә якынча 30 га якын авыру төре бар икәнен һәм алар барысы да җенси юл белән күчкәнлеген сөйләделәр. Аларны кыскартып ИППП (ҖЮКИ) җенси юл белән күчә торган инфекцияләр дип атыйлар икәнен әйттеләр. ИППП бар икәне ачыкланса, нәрсә эшләргә кирәк? – дигән сорауга яшүсмерләр ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән фикерләрен әйттеләр. Психологлар үткәргән әңгәмәдән: ялгыш элемтәдән баш тартырга, җенси мөнәсәбәт вакытында сыйфатлы презервативлар, медицина максатында стреильләштерелгән энәләр, шприцлар һәм башка инструментлар гына кулланырга, эчке киемнәр, сөлгеләр, теш щеткаларын чит-ят кешеләргә бирмәскә һәм, гомумән, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк икәнлеге турында нәтиҗә ясадылар. Психологлар алкоголь һәм наркотик матдәләр кулланудан тыеларга, чөнки баш мие томалангач, күп очракта, уйламаган гамәлләр кылына, мондый хәлдә кылынган җенси мөнәсәбәтләрдән соң төрле авырулар эләктерергә мөмкин икәнен балаларны кисәтеп үттеләр.
Очрашу ахырында яшүсмерләр сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында видеоязма карадылар һәм психологларга кызыклы очрашу үткәргәннәренә рәхмәтләрен белдерделәр.