"Эко-өмәгә". «Веста» Үзәге.

2018 елның 28 апреле, шимбә

Бөтенрәсәй «Язгы изгелекләр атнасы” һәм “ДоброГод” республика акцияләрен йомгаклап, 2018 елның 28 апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре  шәһәребезнең экологик торышын яхшырту һәм  халыкның экологик тәрбиясен формалаштыру максаты белән Эко-өмәгә чыктылар.

Хезмәткәрләр Үзәкнең якындагы территориясен чүп-чардан, сынган ботаклардан арындырдылар. Моның белән алар үзләренең чиста тирәләктә яшәп, чиста һава суларага хокуклы икәнлекләрен күрсәттеләр. Өмәдә катнашучылар, алар үрнәгендә якын-тирә йортта яшәүчеләр генә түгел, гомумән, бөтен шәһәр халкының экологик культурасы күтәрелер дип өметләнәләр, чөнки шәһәр - безнең уртак йортыбыз, һәм бары тик бездән – анда яшәүче гражданнардан гына чиста, уңайлы һәм якты йортта яши алуыбыз моның белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International