ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Рәсәйдә апрел аенда  гадәттәгечә өмәләр үтә.  Үзебез яшәгән  урамнарның, паркларның , бакчаларның, өйләрнең  тышкы кыяфәтен  матурлар өчен шундый чаралар барлык шәhәрләрдә, районнарда үткәрелә. «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль  яклау  министрлыгының Әлки муниципаль районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе хезмәткәрләредә бу чарада катнаштылар. 

28 апрель 2018 ел, шимбә

1 май бәйрәме, яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “1 май – яз һәм хезмәт бәйрәме!” дип аталган чара үткәрелде.

28.04.2018 е. “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Гыймадеев Азат Фердинант улы белән очрашу узды. Ул 23 апрельдән 29 апрельгә кадәр  “Вакцинация – ул хокук кына түгел, ә коллектив бурыч!” лозунглары астында узучы Европа иммунизация атналыгы турында сөйләде. "Инфекцияләрдән саклану өчен прививка ясатырга тиешбез, дигән кагыйдәне һәркемнең аңына җиткерү – Европа иммунизация атналыгының төп максаты” дип ассызыклады. Презинтацион күрсәтмәлекләр белән таныштырды. төрле инфекция авыртулары турында мәгълүмат җиткерде. Хезмәткәрләргә буклетлар өләшенде, кызынсындырган сорауларына җаваплар алынды. Очрашуда барысы 17 кеше катнашты.

2018 нче елның 28 нче апреле, шимбә

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт  алучылар өчен «Георгий тасмасы” акциясе кысаларында мастер – класс үткәрде.

Чараның максаты: Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыш ветераннарына горурлык хисләре, тыныч имин күк йөзе биргәннәре өчен рәхмәт белдереп, искә алу иде.

Белгеч бу акциянең барлыкка килү тарихын сөйләде, Георгий тасмаларын ясау ысулларын өйрәтте. Чара барышында, катнашучылар иҗади эшчәнлек белән мавыгып, җылы атмосферада үз куллары белән  георгий тасмаларыннан брошь ясадылар. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар үзләренең иҗади эшләре белән горурланып, уңай эмоцияләр алдылар, белгечкә кызык һәм мавыктыргыч чара өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Чарада 7 кеше катнашты.

Башкалабыз Казанга барган сәяхәт “Хыял” балалар йортында тәрбиялүчеләр күңелендә, матур онотылмас истәлекләр калдырды. Әвелге сәяхәт Казан аренасында булды.

26 апреля 2018 ел. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булекчәсе педагогы Малешина Л.Д. балигъ булмаган балаларга экскурсия оештырды.Чараның максаты 1986 елдагы ЧАЭС та катнашучалар турында мәчълүмат алу.

Җирдә барган һәләкәтләр кеше хәтерендә тирән эз калдыра.

    Экскурсияне музей хезмәткәре Мурзина Л.Н. уздырды.

Балалар  бик кызыксынып тыңлады.Радиациядән саклану чаралары беләң дә таныштылар.

    Куркыныч булуга да карамастан якташларыбыз радиация белн зарарланган җирләрне чистартуда катнашкан. “Укрытие”, “Сакафаге” дигән саклау объекталары төзегнәннә.

2018 елның 27 апрелендә Республиканың “Игелек Елы” акция кысаларында  Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгененең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа Чишмә яшәүчеләре арасында “Георгиев тасма” акциясен үткәрделәр.

Бөтен Рәсәй «Язгы изгелек атнасы» акциясе кысаларында, 2018 елның 27 нче апреле көнне «Веста» Үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә Үзәктә социаль хезмәт күрсәтелүче балаларга төрле уеннар һәм уенчыклар җыю максаты белән “Балаларга - зур шатлык” дип аталган акция оештырдылар. 

Гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Агляметдинова Елена 2018 елның 27 апрелендә  үсмерләр   һәм эчке эшләр инспекторы Михеев А.Л. белән  максаты-хокукны бозуларны кисәтү һәм җинаятьләрне булдырмау  “Закон катгый ләкин ул закон” исемле очрашу үткәрде.

2018 елда Чернобыль фаҗигасына 32 ел булды. Шул хәтер уңаеннан Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгененең ойдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Чернобыльдә катнашкан Каримов Насибулла Лотфулла улы белән аның оендә “ Чернобыль – безнең йорәк ярасы” дигән чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International