“Татарстанны узең өчен ач” исеме астында “ИНТЕГРА ТУР” махсус туристлык компаниясе ГАУСО Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен Казан шәһәренә экскурсия оештырды. 26 апрель – бөек Тукаебызның туган көнендә бер тәркем социаль ярдәм алучылар – алар арасында коляскада хәрәкәтләнүчеләр дә бар - Казан шәһәрендә кунакта булдылар. Безне шәһәргә кергәндә экскурсовод Асия ханым каршы алды, ул шәһәрне күрсәтеп, барсына да аңлаешлы телдә Казан Кремле, Иске Татар бистәсе, Мәрҗәни мәчете хакында сөйләде. Шулай ук 18-19 гасырларда шәһәрдә яшәгән күренекле шәхесләрне искә алды. Компания тарафыннан интернатта тәрбияләнүчеләр өчен бирелгән махсус автобус бик уңайлы булды, интернатта яшәүче социаль ярдәм алучыларның шатлыклары чиксез булып, алар “ИНТЕГРА ТУР” компаниясе җитәкчесе Андрей Владимир улы Савинга зур рәхмәтләрен белдерделәр.