“Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты”нда парламентаризм һәм нотариат көне билгеләп үтелде

2018 елның 28 апреле, шимбә

Россиядә ел саен  27 апрель көнне россия парламентаризм һәм нотариаты көне билгеләп үтелә. “Чирмешән картлар һәм инвалидлар йорты”нда да әлеге истәлекле датага багышланган чара үтте. Әлеге чарада ЕДВ, пенсия күләме арту, тарифлар, дәүләт учреждениесендә  яшәү турында хокуклар буенча лекцияләр укып үтелде. Интернатта яшәүчеләр лекцияләрне игътибар белән тыңладылар, әңгәмә барышында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мондый әңгәмәләр картларга үзләрен борчыган сорауларга җавап табарга, үзара аңлашырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International