Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшусмерләр өчен “Здравушка” реабилитация үзеге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесында, балаларда кечкенә яшьтән үк гражданлык һәм патриотизм хисләрен тәрбияләү буенча эш алып барыла. Җиңү Көне бәйрәме кысаларында, Вахит районының Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергәлектә “Солдат илне яклады” дигән чара булып узды. Балалар солдатларның батырлыклары, тыл хезмәтчәннәре турында тыңладылар, үзләренең куллары белән батырларның орденнарын, медальләрен тотып карадылар.
Әлеге бәйрәмгә әзерлек апрель башында ук башланды. Чарага әзерлектә КФУның физика факультеты волонтёрлары, ата-аналар, үзәкнең хермәткәрләре булышты. Алар ярдәме белән Татарстан Республикасы батырлары турында мәгълүмат җыелды, видеоролик эшләнде. Батырлар истәлегенә тантана залында “Хәтер вакыттан көчлерәк” дигән күргәзмә оештырылды.
Әлеге чара җылы, дустанә халәттә узды.