«Жәлил картлар һәм инвалидлар йортында” 27 апрельдә Бөек Җиңү бәйрәме үткәрү концерты булды“.

2018 елның 28 апреле, шимбә

    Күп еллар дәверендә янып торган йөрәкле команда картлар һәм инвалидлар йортында  хәйрия бәйрәме уткәрә. Бу елда да алар читтә калмадылар. Бәйрәмне оештыручы Аюпова Гөлнара Роберт кызы һәм Саубанов Рамис Рафис улы түбәндә санап киткән кунаклар: УК «Шешмаойл» Тахаутдинов Рустам Шафагат улы, инвестицион компания «КЕШБЕРИ» Варданян Артур Давыд улы, ООО «Спецавтоматика- МП ООО  «Спецавтоматика-МП» Насибуллин Ришат Рубис улы, аяк киемнәре кибете «Рarаdis» Усаров Акзам Зият улы, ООО «Интнрнеттрейд» Шайдуллин Ильнур Ирек улы исеменнән бүләкләр таратылды һәм чәй өстәле әзерләнде. Тахаутдинов Рустам Шафагат улы картлар йортына бик зур бүләк – савыт-саба югыч бүләк итте. Варданян Артур Давыд улы бәйрәм тантанасын, социаль ярдәм алучыларның яшәү шартларын фотосүрәткә һәм видиога төшереп баруда ярдәм итте. Альмәт шәһәре координация Советы җитәкчесе Валиева Галия Хаммат кызы сугышта үлеп калган һәм хәбәрсез югалганнырны табу өстендә ничек эшләвен сөйләде. Соңыннан кунаклар һәм тәрбияләнүчеләр белән бергә чын чәчәкләрдән “Бердәмлек чәчәкләре” дигән флористик композициясе ясалды. Чөнки чәчәкләр – бәхет һәм тормышны дәвам итүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International