ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

28 апрель көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык"  халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге" социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесендә Бөек Җиңүгә багышланган чара узды.

“Р.Ш.Фардиев исемендәге татар гимназиясе” укучылары “Чернобыль Созы” җәмгыяте оешмасы председателе Владимир Сергеевич Санин, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан Наил Фархутдинович Кашапов, Тәлгат Мударисович Марданов, Вячеслав Николаевич Лыков белән очраштылар.Очрашуда катнашучылар арасында балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы, социаль адаптацияне авыр кичерүче  балалар да бар иде.

«Бөтен Рәсәй өмәсе» узды Ютазы муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония». Безгә тәгәенләнгән ихатаны һәм үзләренә беркетелгән урамнарны белгечләре белән һәм соц. хезмәткәрләре җыештыру уздырылды.

Транспорт турында табышмакларны теләсә кайсы урында бирергә була, балалар аларны бик яраталар, җиңел  истә калдыралар.Өстәвенә, алар әйләнә -тирә дөньятурында күз алдына китерергә булышалар, балаларнытранспортта йөрү кагыйдәләренә, шулай ук,юлдакуркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтәләр.

Европа иммунизация атналыгы кысаларында 27 апрель конне Аксубай муниципаль районында  «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында  табиб-педиатр Саматова Л.М. ата-аналар белән әңгәмә уткәрде.

2018 елның 28 апрель көнне “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне чистарту һәм тәртипкә китерү буенча “Һәйкәл” акциясе уздырдылар. Волонтерлар да бу акциягә бик теләп кушылдылар. Һәйкәл һәм тирә-юнь тулысынча чүп-чардан арындырылды, чистартылды. Бу акция инде игелекле бер традициягә әйләнеп китте. Сугыш тәмамланганга күп вакытлар үтсә дә, бабаларыбызның батырлыгын мәнге күңелләрдә сакларбыз һәм аларга лаеклы алмаш булып үсәрбез.

 “Барс Мед” диагностика үзәге белгечләре  Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Забота" социаль терлэклэндерү бүлегнә йөрүчеләрне консультировать итергә киләләр .

«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре 27 нче апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре Координация Советы Идарәсенең ветераннарга ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашты.

26 апрельдә Азнакай шәһәрендә интеллектуаль викторина “Переведи! Татарча өйрәнәбез" узды. Бу викторинада  «Ак-Чишмә» инвалидларны реабилитацияләү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе хезмәткәре Ибраһимова Гөлнара Айдар кызы катнашты.

“Шәфкатъ” үзәге волонтерлары “Чиста булачак!” дип исемләнгән яшьләр экологик хәрәкәтенә кушылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International