ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

«Бу Җиңү көне» дип аталган төркемле дәрес 2018 елның 8 мае көнне балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында,  10 нчы санлы  социаль участокта балаларның “Җиңү көне” турындагы белемнәрен киңәйтү, аларның әхлакый хисләрен формалаштыру, ветераннарга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан  «Веста» Үзәге педагогы Анастасия Ильина тарафыннан  социаль ярдәм күрсәтелүче 17 бала өчен үткәрелде.

Җиңү көне –  яшьле күзләр белән каршылый торган бердән – бер зур бәйрәм.

Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә Бөек Җиңу көнен бәйрәм итү кысаларында  талантлы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар көче белән “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады – Геройларга мәңгелек  хәтер” девизы астында иҗади күргәзмә оештырылды.

Күргәзмәгә иҗадилыкны, эстетик зәвыкны  үстерүгә булышлык итүче «Оригами», «Ыргак ярдәмендә бәйләнгән чәчәкләр»,  сәйлән үрү буенча «Эрготерапия» һәм башка технологияләрне кулланып   иҗат ителгән кул эшләнмәләре куелды.

Кул астында булган әйберләрдән  генә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар үзләренең сәламәтлекләре  өчен  файдалы  һәм кызыклы кул эшләнмәләре ясадылар. Бу чарада өлкәннәр һәм инвалидлар зур кызыксыну белән  һәм бик теләп  катнаштылар. Пенсия яшендәге Васильева Гөльяр Рәвил кызы сәйләннән бик матур каен агачы үрде,  Сәләхова Хәния Нәкип кызы ыргак белән розалар бәйләде.   Коллектив белән ,«Оригами»  технологиясе  буенча, төсле кәгазь кулланып, чәчәк вазасы  җыелды.

Элеге максатчан төркемдә  Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүләтов Касыйм Дәүләт  улы  да ял итә. Бик рәхәтләнеп күңел җылысын кушып ясалган кул эшләнмәләрен ветераныбызга бүләк иттек.

Элеге технологияләрнең  уңай ягы шунда: гаиләдә төрле яшьтәгеләр, шул исәптән балалар, оныклар белән бергәләп шөгыльләнү бик яхшы нәтиҗә бирә.

11 май 2018 ел, җомга

Дәреснең максаты балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белемен тирәнәйтү; зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвеше тотарга теләк арттыру.

Яшел Яз -2018 КЦСОН "Надежда"

Хезмәт терапиясе кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында теплица һәм бакчада яшелчәләр үстерәләр.

2018 елның 10 маенда “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  семья  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү отделы хезмәткәре Мифтахова Г.И. “Гаилә көне”нә карата “Әти-әниләр остаханәсе” технологиясе кысасында “Оригами” техникасы буенча  мастер-класс үткәрелде.

Чара барышында Мифтахова Гөлия Ибраһим кызы “Минем гаиләм” темасына лекция укыды, аннары уртак тырышлык белән кәгазьдән аккош ясадылар.

Чарабик күңелле һәм  дустанә шартларда үтте.

 

11 нче май 2018 г., җомга

 

     Яр Чаллы шәһәре  “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә табиб Галина Дильмухаметова  «Талпан ауга чыга» дигән темага мәгълүмати – медицина чара  үткәрде. Чарада 27 кеше катнашты.

   Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны урман талпаны һәм аның энцефалиты  белән таныштыру иде.

    Лекция барышында социаль хезмәт  алучылар талпан кадалган очракта  беренче ярдәм күрсәтү ысулларын, экстремаль хәлләрдән чыгу юлын  һәм  урманга походка барганда  саклану чараларын өйрәнделәр. “Талпан кадалу” турында видеофрагмент күрсәтелде.

    Соңыннан социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга жаваплар алдылар, кызыклы һәм кирәкле чара үткәргәне өчен белгечкә рәхмәтләрен белдерделәр. Чара ахырында  теләүчеләргә “Талпан ауга чыга” дигән буклетлар таратылды.

            Бәйрәм рухы  картлар һәм инвалидлар йортын биләп алды. Чын күңелдән җиткерелгән матур котлаулар,концерт номерлары, күчтәнәчләр  белән бизәлде  интернатта яшәүчеләрнең бәйрәме.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында экология сэгате уткэрелде. Анын темасы «Һәрвакыт җиребез чиста булсын! дип аталды.Шул көнне  янадан приют территориясенен барлык җирләрен җыештырдык.

9 Май көнне Сарман районы “Үлемсез полк” акциясенә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International