Хезмәт терапиясе кысаларында Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында теплица һәм бакчада яшелчәләр үстерәләр. Күп кенә интернатта яшәүчеләр яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Алар аерым бүлмәдә томат һәм борыч үсентеләре үстерделәр.100 дән артык үсентене теплицага күчереп утырттылар. А калган үсентеләрне көннәр җылыткач бакчага утыртачаклар. Өлгерүгә, үз куллары белән утырткан яшелчәләр өстәлләрдә урын алачак.