Сарман районы «Шәфкатъ» үзәге: “Үлемсез полк” акциясе

2018 елның 11 мае, җомга

   9 Май көнне Сарман районы “Үлемсез полк” акциясенә кушылды. Сарман районы “Шәфкатъ” үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр оешмасы вәкилләре, “Җиңү Волонтерлары” “Үлемсез полк” йөрешен озата бардылар. Әлеге Бөтенроссия акциясе Совет халкының Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыкларын мәңгеләштерү максатыннан оештырыла. Ике йөздән артык кеше үзләренең әби-бабайларының якты истәлеген искә алырга чыкты. Әлеге традиция озак еллар дәвам итәр дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International