“Апрель” үзәгенә килүче һәр бала диярлек я бөтенләй сөйләшми, яки сөйләмендә тоткарлыклар бар.
Балтач җирлегендә яшәүче Сәлимова Әминә Хәбибулла кызына 11 май көнне 90 яшь тулды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Җиңү көне – ата-бабаларыбыздан мирас булып калган, аларның каны белән, иң якын туганнарын Бөек Ватан сугышында югалткан кешеләрнең күз яшьләре белән сугарылган изге көн ул. Без бу көннең нинди зур югалтулар белән бәйле булуын мәңгелеккә исебездә тотарга тиеш.
«Яшьләргә Патриотик тәрбия бирү» программасы кысаларында балалар белән бергә Җиңү Көне бәйрәменә оештырылган чара үткәрелде. Социаль ярдәм күрсәтү алучыларга 10 бала өчен, Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районынын Кама аръягы музеена күзәтү экскурсиясе оештырылды. Экскурсия барышында, балалар сугышчан дан залы белән таныштылар, һәлак булган солдат якташларыбызның тарихы һәм бөек ватан сугышы чорыннан экспонатлар белән таныштылар.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, егерме тугыз социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Гомер көзе» социаль программасын тормышка ашыру кысаларында чаралар үткәрде.
Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затларның, инвалидларның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгын искә төшерү.
Бүлекчә хезмәткәрләренең мондый чараларны үткәрүе төп эш булып тора. Май аенда өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары, бу программа буенча актив эш алып бардылар. Әңгәмәләрнең темасы: «Даруларның организмга тискәре йогынтысы».
Даруларның организмга тискәре йогынтысы аларны тиешле микъдарда кулланмаганнан барлыкка килә. Тискәре йогынты препаратларның специфик активлыгы, аларның химик табигатенә бәйле рәвештә организмның үзенчәлекләренә карап реакция бирергә мөмкин.
Тискәре йогынты барлыкка килү уртак факторларга бәйле: препаратларны югары дозада билгеләү; авыру организмының индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча билгеләү; бер үк вакытта берничә дәвалау чарасын билгеләү; бала яки өлкән яшьтәге авыру булганда.
Бөек җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтү чарасында Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә, өйгә йөреп ярдәм итү бүлекчәсе җитәкчесе һәм социаль эш буенча белгечләр 1- 8 май көннәрендә сугыш ветераннарының өйләренә барып Бөек Җиңү көне белэн котладылар. Директор исеменнән рәхмәт сүзләре язылган открыткалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Рәхмәт Сезгә кадерле Ветераннарыбыз, рәхмәт безнең якты тормышыбызга, якты киләчәккә, рәхмәт Сезнең батырлыкка!
Социаль «Маяк» үзәгендә Бөгелмә шәһәренең профессионал көллияте укучылары катнашында «Якыным минем, Татарстан» дип исемләнгән әңгәмә булып узды.
Бүген Федоровка интернат-йортында социаль хезмәт алучылар тәрбияче Рәйсә Гайнуллина һәм культорганизатор Лилия Лукина белән Аксубай Туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Экскурсиянең максаты – яңа экспонатларны карау, хәтерне яңарту.