Яшел Яз -2018

2018 елның 11 мае, җомга

Яшел Яз -2018

      Быел инде бишенче мәртәбә илебездә иң зур экологик акция — «Яшел Яз - 2018» Бөтенроссия экологик өмәсенә старт бирелде. Бу чара экологик культура үсешенә ярдәм итә һәм табигатькә сак караш тәрбияли. Без бу шәһәрдә яшибез, аны матур итеп күрергә телибез!

      Әгерҗе муниципаль районының “Надежда” халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе коллективы да бу акциягә актив кушылды һәм алар «Яшел яз - 2018»  өмәсенә бердәм булып чыктылар. Өмәдә катнашучылар кулларына себерке, тырма һәм чүп-чар өчен капчыклар тотып, эшкә керештеләр. Социаль үзәкнең хезмәткәрләре Әгерҗе елгасы ярын коры үләннән, чүп-чардан арындырдылар. Көннең кояшлы булуы, елга ярларының чистарынып калуы катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте. Өмәдән соң танымаслык булып үзгәргән Әгерҗе елгасы тирәсе хезмәткәрләрне күңелле флешмоб биергә этәрде. Бирегә ял итәргә килүче барлык кешеләрнең елга ярын һәм тирә-юнен шушылай чиста һәм тәртиптә саклауларын телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International