«Бу Җиңү көне». «Веста» Үзәге.

2018 елның 11 мае, җомга

«Бу Җиңү көне» дип аталган төркемле дәрес 2018 елның 8 мае көнне балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында,  10 нчы санлы  социаль участокта балаларның “Җиңү көне” турындагы белемнәрен киңәйтү, аларның әхлакый хисләрен формалаштыру, ветераннарга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү максатыннан  «Веста» Үзәге педагогы Анастасия Ильина тарафыннан  социаль ярдәм күрсәтелүче 17 бала өчен үткәрелде.

Җиңү көне безнең илдә иң олылыклап үткәрелүче бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу көннәрнең инде күптәннән артта калуына карамастан, Бөек Ватан Сугышының фаҗигале елларын, нинди корбаннар бәрабәренә бу җиңү безнең халкыбызга бирелүен элеккечә хәтерлибез. Дәрес башында укучыларга «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» дип аталучы кыскаметражлы фильм күрсәтелде. Аны караганнан соң катнашучылар фикер алыштылар: бу күргәннәрдән чыгып балалар үзләре өчен нинди нәтиҗәләр ясадылар, әгәр үзләре фильм геройлары урынына булсалар, ни эшләрләр иде кебек сорауларга җавап эзләделәр. Аннан соң балаларга Җиңү Көне уңаеннан Үзәктә оештырылган күргәзмә карарга тәкъдим ителде: монда балалар георгий тасмасы һәм икенче бөтендөнья сугышында катнашкан ветераннар фоторәсемнәре белән бизәлгән «Хәтер агачы», стендтагы рәсемнәр,  ветераннарга атап язылган өчпочмаклы “солдат” хатлары һ.б. белән таныштылар. Дәрес ахырында педагог балаларга Бөек Ватан Сугышы турында «Полк малае», «Малайлар», «Васек Трубачев һәм аның иптәшләре», «Шәһәрдәге кыз» кебек кинолар карарга дип кушты һәм киләсе очрашуда бу фильмнарны карагач туган фикерләре белән уртаклашырга тәкъдим ителде.

Дәрес балаларда Бөек Ватан сугышы турында булган белемнәрен киңәйтергә ярдәм итте, күргәннәре һәм ишеткәннәре турында уйланырга мөмкинчелек бирде. Дәрес ахырында тормышта һичкайчан сугышларга юл куймыйча тыныч һәм тату яшәргә кирәк дигән  гомуми нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International