8 май 2018 ел.
Бәйрәм рухы картлар һәм инвалидлар йортын биләп алды. Чын күңелдән җиткерелгән матур котлаулар,концерт номерлары, күчтәнәчләр белән бизәлде интернатта яшәүчеләрнең бәйрәме. Менә бүген дә интернатта яшәүчеләрнең бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Мөслим гимназиясенең 1 “б” сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Ирина Владимировна) килделәр.Матур җырлар,биюләр, шигыйрләр,кулдан ясаган открыткалары тамашачыларга бик ошады. Азамат Кашапов,Инсаф Фахрутдинов чыгышларын җылы кабул иттеләр.Балаларның чыгышлары алкышларга күмелде. Барлык интернатта яшәүчеләр исеменнән,соөиалҗ хезмәтләрдән файдаланучы Гөлсинә Бублеева сыйныф җитәкчесе Латипова И.В. , укучыларга шундый игелекле эшләре өчен, зур рәхмәтләрен җиткерде.