10 майда 2018 ел өчен күрсәтүләрдән һәм социаль педагоглар «Сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү Республика Үзәге» ДБУ юрисконсульт үткәрелде лекция темасына «ипотека инвалидлар өчен».
2018 елның 9 маенда Сарман авылының үзәк мәйданында, Бөек Җиңүнең 73 –еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Парад һәм митинг үтте.
Бар шундый бәйрәмнәр, алар турында онытырга ярамый, истә тотарга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.
Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү булегендә 2015 нче елдан тоз бүлмәсе эшли башлады. Ул Татарстан Республикасынын Министрлар кабинеты оештырган конкурста отылган грантка ясалган. Бу грант инвалидларның җирле оешмасы белән берлектә отылды.
Тоз бүлмәсе – тоздан ясалган бина, андатулысынча җир асты тоз пещерасы микроклиматы барлыкка килә. Анда сәламәтләндерү һәм профилактика эффекты күрсәтелә. Процедуралар музыка һәм тиешле яктырту белән бара, организм тулысынча ял итә.
Тоз бүлмәсендә тернәкләнү - төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы һәм рәхәт процедура . Балаларга – иммунитет ныгыту, ОРВИга карата профилактика һәм дәвалану, аллергиягә , сулыш органнарына һәм дерматологик авыруларны дәвалау чаралары булып тора. Өлкән яшьтәге кешеләргә – йөрәк-кан тамырлары авыруларына, нерв системасына уңай тәэсир итә.
Тоз бүлмәсендәге процедуралар зур популярлык казанды, монда соөиалҗ хезмәтләрдән файдаланучылар һәм түләүле килешү нигезендә йөрүче гражданнар дәвалана.
Өч ел эчендә тоз бүлмәсендә ике йөздән артык кеше сәламәтләнде. Барысы да дәвалану белән канәгать калды һәм кабат дәвалану курсына киләләр.
Балтач җирлегендә гомер итүче Мортазина Рокия Әхмәдулла кызына 10 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закировалар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Возрождение» мөмкинлекләре семинар-практикум «Өйрәнәбез була бара белән стрессом». Чараның максаты - кимү психоэмоционального көчәнеш хезмәткәрләре учреждениесе.
«Гнездышко» приютында Бөек Җиңү көненә багышланган зур бәйрәм узды.
2018 елның 9 май көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” үзәге белән берлектә Бөек Жиңүнең 73 еллыгына багышланган парадта катнаштылар. Волонтерлар парадны һәм бәйрәм концертын оештыруга үз өлешләрен керттеләр. Шулайук парадка килгэн әби-бабайларны каршы алдылар, бәйрәм барышы буе ветераннар янәшәсендә булдылар.
«Ирекле Волонтер»үзәге бер бәйрәмдә генә түгел, ә ел әйләнәсендә ветераннарга ярдәм итеп тора. Аларның төп бурычы булып Бөек Ватан сугышы турында тарихи истәлекләрне саклап калу тора.
9 майда Теләнче Тамак авылында Җиңү Көненә багышланган митинг узды. Бу митингка Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, авыл халкы, вәкилләре, җирле һәм район администрациясе вәкилләре чакырылган иде. Иртә таңнан мәдәният йортына, традицион бәйрәм атрибутлары: георгий ленточкалары һәм гвоздикалар белән авыл халкы килде. «Үлемсез полк» әлеге бәйрәмнең үзенчәлеге булды. Үлемсез полк сафларында өлкәннәр һәм балалар иңгә-иң басып тордылар, алар батырлыкларларны хәтерләрендә саклыйлар. Портретларда hәрберсенең үз герое. Бу митингта Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында яшәүчеләр hәм эшләүчеләр актив катнашты. Митингтан соң барысы да Җиңү Көненә багышланган тантаналы концертка чакырылды.
09 май 2018 нче ел., чәршәмбе
Бөек Ватан сугышында җиңүгә тыл хезмәтчәннәре бик зур өлеш керткәннәр. Сугышның беренче көннәреннән алар «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән лозунгы астында хезмәт иткәннәр. Тукай районының картлар hәм инвалидлар йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре: Шайхразиев Шайхлагзам, Хайруллина Равза Валиевна, Аношкина Александра Ивановна, Вильданова Амина Сахабетдиновна. Алар батырлыкның, ныклыкның һәм хезмәт сөючәнлекнең ачык мисалы. Җиңү Көнендә алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларга бәйрәм открыткалары һәм бүләкләр тапшырылды.