11 май 2018 ел, җомга
Дәреснең максаты балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында белемен тирәнәйтү; зарарлы гадәтләргә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвеше тотарга теләк арттыру. Чараны тәрбиячеләр Максютина Надежда һәм Самойлова Гөлчәчәк үткәрде.
Дәрестә мәгълүмати – коммуникацион, уенлы, сәламәтлекне саклаучы технологияләр, шулай ук үз- үзеңнең белемеңне арттыру технологияләре файдаланылды.
Дәрес башында балалар белән гадәтләр һәм аларның классификациясе турында әңгәмә үткәрелде, соңрак балалар “Файдалы- зыянлы” уенын уйнадылар. Уеннан соң “Зарарлы гадәтләр һәм аларның нәтиҗәләре” дигән презентация карадылар, аннары “Ни өчен кешеләр эчә?, “Ни өчен кешеләр эчми?” дигән ике сорауга җавап бирделәр.
Дәрес мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен үткәрелде. Чарада 21 кеше катнашты.