ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

20 май – халыкара Спид корбаннарын искә алу көне. Бу көнгә багышлап, «Гнездышко» приюты психологы Елена Шелухина «Нәрсә ул ВИЧ” дәресен уздырды. 

Социальярдәмбүлекчәсебелгечләре " гаиләһәмбалаларгасоциальхезмәткүрсәтүучреждениесе «Гармония» Ютазы муниципальрайонындауздырылгантөркемлеинтерактивдәрестемасы «Гаилә – бөеккыйммәте».

17нче май 2018нче ел, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм һөнәр иле» дигән темага чара үткәрде. 

Чараның максаты – хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларның һөнәр сайлауда психологик әзерлеген үстерү иде. 

Чараны “Танышу” дигән күнегүдән башладык – социаль хезмәт алучылар үзләренең исемнәрен һәм яраткан һөнәрләрен әйтеп үттеләр. «Детективлар» дигән күнегү – үзе бер табышмак – һәрбер катнашучы үзенең яраткан һөнәренә кагылышлы алты предметтан торган рәсем ясый да, төркем шуның нинди һөнәр икәнен уйлап таба. “Тормыш түгәрәге” күнегүе: түгәрәк сызабыз, сигезгә бүләбез, язып чыгабыз: 1) сәламәтлек, матурлык; 2) байлык, иминлек; 3) гаилә,   ярату; 4) яраткан эш; 5) аралашу, дуслар; 6) үсеш, уку; 7) ял, тәэсир итү; 8) рухи үсеш. Һәр кеше үз тормыш дәрәҗәсеннән канәгатьме,  күпмесе тормышка ашуын бәяли. “Адым артыннан адым” күнегүендә катнашучылар төрле һөнәр ияләренең нәрсә эшләгәннәрен сөйләделәр. Чараның ахырында һәр катнашучы “Тормыш юлы” дип аталган рәсем ясады.

Профориентация – индивиднын һөнәри үзбилгеләмәләренә юнәлгән чаралар комплексы, хезмәт базарында аның мөмкинлеген, кызыксынуын, һәвәслеген, ихтыяҗын исәпкә алу. 

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның һөнәри үзбилгеләмәгә кызыксыну дәрәҗәсе артты, киләчәктә һөнәр сайлау осталыгын үзләштерделәр. 

Чарада 8 кеше катнашты.

9 май көнне бөтен Рәсәй халкы Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтте. Илебез өчен бу көн аерым мәгънәгә ия. Иң элек бу, сугыш кырларында ятып калганнарны һәм тыныч елларда сугыш яраларыннан үлгәннәрне онытмау булса, икенчедән исә- хәзерге вакытта исән булган ветераннарны кадерләү һәм хөрмәтләүдер.  

Тарихи үткәнгә һәм бүгенгегә  игътибарлы мөнәсәбәт һәм яшь буыннарда рухи-әхлакый, патриотик хисләрне тәрбияләү йөзеннән, Яшел Үзән ПНИ-да бу көнгә багышланган берничә чара уздырылды.


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 15 май көнне, “Гнездышко” приютында бу зур бәйрәмгә  багышланган искиткеч чара узды.

 

     Гаилә гомер - гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.

    Шушы бәйрәм уңаеннан Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре башлангычы белән «Ljunge bar Loft» кафесы директоры Набиуллина Наталья Владимировна шәһәребездә 5 бала тәрбияләүче Плугиннар гаиләсе өчен хәйрия төшке ашы оештырды.

16 май көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Пингвиннар” темасына иҗади шөгыль үткәрелде.

16 нчы май көнне Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бәйрәм җыр-моң, дәртле биюләр белән бергә үрелеп барды.

 «Гаилә бар әйбердән дә мөһимрәк» дип аталган бәйрәм чарасы «Ныклы гаилә» партия проекты эгидасы астында Халыкара гаилә көне кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагоглары тарафыннан  волонтерлар белән берлектә социаль ярдәм күрсәтелүче 30 гаилә өчен 2018 елның 15 мае көнне үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International