Мероприятие «Я и мир профессий»

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

17нче май 2018нче ел, пәнҗешәмбе

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Мин һәм һөнәр иле» дигән темага чара үткәрде. 

Чараның максаты – хезмәткә сәләтле яшьтәге инвалидларның һөнәр сайлауда психологик әзерлеген үстерү иде. 

Чараны “Танышу” дигән күнегүдән башладык – социаль хезмәт алучылар үзләренең исемнәрен һәм яраткан һөнәрләрен әйтеп үттеләр. «Детективлар» дигән күнегү – үзе бер табышмак – һәрбер катнашучы үзенең яраткан һөнәренә кагылышлы алты предметтан торган рәсем ясый да, төркем шуның нинди һөнәр икәнен уйлап таба. “Тормыш түгәрәге” күнегүе: түгәрәк сызабыз, сигезгә бүләбез, язып чыгабыз: 1) сәламәтлек, матурлык; 2) байлык, иминлек; 3) гаилә,   ярату; 4) яраткан эш; 5) аралашу, дуслар; 6) үсеш, уку; 7) ял, тәэсир итү; 8) рухи үсеш. Һәр кеше үз тормыш дәрәҗәсеннән канәгатьме,  күпмесе тормышка ашуын бәяли. “Адым артыннан адым” күнегүендә катнашучылар төрле һөнәр ияләренең нәрсә эшләгәннәрен сөйләделәр. Чараның ахырында һәр катнашучы “Тормыш юлы” дип аталган рәсем ясады.

Профориентация – индивиднын һөнәри үзбилгеләмәләренә юнәлгән чаралар комплексы, хезмәт базарында аның мөмкинлеген, кызыксынуын, һәвәслеген, ихтыяҗын исәпкә алу. 

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның һөнәри үзбилгеләмәгә кызыксыну дәрәҗәсе артты, киләчәктә һөнәр сайлау осталыгын үзләштерделәр. 

Чарада 8 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International