Ел саен 15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - ул иң гүзәл асылташ, кешедә булган иң әйбәт, кыйммәтле әйберләрнең берсе. Нәкъ менә гаиләдән, якыннарың белән аралашудан, без көчләребезне алабыз.
Бәйрәм алдыннан «Гнездышко» приюты тәрбиячеләре балалар һәм яшүсмерләр өчен төрле әңгәмәләр уздырдылар, балалар белән берлектә әти-әниләр өчен открыткалар әзерләделәр.
Бүген, 15 май көнне, “Гнездышко” приютында бу зур бәйрәмгә багышланган искиткеч чара узды. Бәйрәмгә балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары, апалары һәм абыйлары чакырылды. Бәйрәмне оештыручылар күңел ачу кичәсен «Бу минем балам» викторинасы рәвешендә үткәрделәр. Конкурсларда әти-әниләрнең үз балаларын белү дәрәҗәдәсен тикшерделәр. Конкурсларның берсе - курчак театрын күрсәтү иде. Анда ата-аналар үз балаларының тавышларын танырга тиеш иделәр. Тәнәфесләрдә гаилә турында видеороликлар күрсәтелде.
Бәйрәм җылы һәм игелекле атмосферада үтте. Барлык кунаклар да актив катнаштылар. Чара тәмамланганнан соң балалар әти-әниләренә бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм йөрәкләрдә һәм хәтердә саклансын дип, бергәләп матур фотога төштеләр.