ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

17 май 2018 ел, чәршәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мәрхәмәтлек әлифбасы” дип исемләнгән әдәбият сәгате үтте.

 

Халыкара Гаилә көненбәйрәмитү кысаларында 2018 елның16 мае көнне «Веста» Үзәгенең белгече Татьяна Никифорова 13нче санлы социаль участокта күпбалалы, тулыбулмаган, аз тәэминителгәнгаиләдәтәрбияләнелүче12 бала арасында«Минем гаиләм» дип аталган рәсем конкурсы үткәрде.

Бу көннәрдә ««Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең»гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Вероника Евдокимова тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләр белән булган җыелышта чыгыш ясады «Яшүсмерләр арасында суицидаль тәртибен профилактикалау» дигән темага чыгыш ясады.

Аксубай муниципаль районы «Хыял»  балалар приютында  Халыкара гаилә Көненә багышланган чара уткэрелде.

 «Безнең гаиләдә аралашу культурасы: аңлашу таба белү» дип аталган дәрес   уңаеннан 2018 елның 15 мае көнне «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә!» клубы эшчәнлеге кысаларында «Веста» Үзәге психологы Наталья Емельянова тарафыннан социаль ярдәм күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен үткәрелде.

17 май 2018 нче ел, пәнҗешәмбе

Гражданлык активлыгы һәм волонтерлык   елы кысаларында “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  безнең шәhәрнең 14-нче номерлы «Балалар-яшүсмерләр үзәгендә укучы, “Мөстәкыйль  балалар” дигән  Республика проектынын активистлары,  социаль хезмәт алучылар янында булдылар.

Чараның максаты рухи традицияләрне торгызу hәм социаль  яктан якланмаган  халык категорияләренә  ярдәм итү иде.

Проектнын кураторы Светлана Арутюнян җитәкчелегендә балалар заманча биюләр, рус һәм татар телләрендә җырлар, Бөек Ватан Сугышы турында  шигырьләр укыдылар. Чара ахырында активист балаларның   реабилитантларга бүләкләр тапшырулары алар өчен көтелмәгән күңелле сюрприз булды.

    Чарада 26 кеше катнашты.

 

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында анда тэрбиялэнуче балалар белэн  урамда табигатьтэ шэкерт бабайны кузэттек. Балалар анын матурлыгына сокландылар.Кечкенэ генэ булсада яшэргэ тырышканын курделэр. Здание  эченэ кергэч анын турында рэсем  аппликациялэр ясадылар. Рэсемнэр бик матур чыкты.

2018 елның 16 маенда “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең  гаилә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Гаилә көне”нә карата чара үткәрелде. Бу чарага авыр тормыш шартларында яшәүче гаиләләр чакырылды. Чакырылган гаиләләр каршында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галиева Рузалия Хәким кызы,социаль яклау отделы җитәкчесе Замалиева Светлана Валентин кызы, опека җитәкчесе Гаптелганиева Нурзидә Наил кызы., яшүсмерләр белән эшләүче өлкән инспектор Гильфутдинова Гөлназ Саубан кызы, директор урынбасары Багавиева Инна Геннадий кызы, методист Махмудова Гөлназ Рәзиф кызы, хезмәт биржасы белгече Емалеева Алсу Рамиль кызы чыгыш ясадылар.

Чара барышында мәхәббәт, ышану, хөрмәт итү темалары чагылды.

Гаилә бүлеге белгечләре тарфыннан уеннар уздырылды һәм бүләкләр бирелде.Чара бәйрәм табыны белән тәмамланды.

2018 елның 16 маенда  Алексеевский муниципаль районының  «Забота» приютында психолог Конова Н.Е.  5 мәктәп яшендәге бала белән«Ничек әйтергә «ЮК»» дигән тренинг үткәрде.

Максат:психоактив матдәләртәкъдимнәренә ышанычлы баш тартукүнекмәләреүстерү.

Андрей Савин җитәкчелегендәге «Интегра-тур» махсуслаштырылган туристик ширкәте Яшел Үзән ПНИ яшьләренә Татарстанның башкаласы һәм мең еллык тарихы булган иң матур шәһәре- Казан буенча онытылмаслык экскурсия үткәрергә ярдәм итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International