Югары -Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Пингвиннар” дип исемләнгән иҗади шөгыль

2018 елның 16 мае, чәршәмбе
Шөгыльнең максаты: кул бармакларының актив һәм пассив хәрәкәтләрен активлаштыру, кәгазь битендә ориентлашу һәм игътибарлылыкны үстерү, билгеле бер калып буенча кисеп ябыштырырга өйрәтү. Кисеп ябыштыру буенча шөгыльләр баланың иҗади фикерләү сәләтен үстерә, куллар хәрәкәтен һәм хезмәт күнекмәләрен тәрбияләргә ярдәм итә. Балалар, аеруча, гадәти булмаган эш төрләре куллануны үз итә. Эш барышында балалар геометрик фигураларны искә төшерделәр, үрнәкләрнең зурлык-кечкенәлегенә карап урын билгеләделәр, кәгазь битендә ориентлашу күнекмәләренә төшенделәр. Шөгыль ахырында балалар үзләренең эшләренә сокланып, бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International