Яшүсмерләргә ВИЧ/СПИД турында

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

20 май – халыкара Спид корбаннарын искә алу көне. Бу көнгә багышлап, «Гнездышко» приюты психологы Елена Шелухина «Нәрсә ул ВИЧ” дәресен уздырды.  Дәреснең максаты булып сәламәт яшәү рәвешенә уңай мотивацияне формалаштыру тора. Чарада 11-18 яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр катнашты.

Дәрес башында әлеге проблема буенча катнашучыларның белем дәрәҗәсен белер өчен тест үткәрелде, мини-лекция-презентация күрсәтелде.

Алга таба балаларга ВИЧ белән авырый торган кеше портретын ясарга тәкъдим ителде. Балалар зур кызыксыну белән бу эшкә керештеләр. Рәсемнәр, әлбәттә, төрле-төрле килеп чыкты, шуңа да карамастан, катнашучыларның берсе дә илтифатсыз һәм битараф калмады.

Балалар бу куркыныч афәт турында кирәкле мәгълүмат алдылар.

Дәрес ахырында балалар түбәндәге нәтиҗә ясадылар: “Сәламәтлек- һәр кешенең иң зур байлыгы”,  “Сәламәтлегебез - үз кулыбызда”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International