9 май көнне бөтен Рәсәй халкы Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтте. Илебез өчен бу көн аерым мәгънәгә ия. Иң элек бу, сугыш кырларында ятып калганнарны һәм тыныч елларда сугыш яраларыннан үлгәннәрне онытмау булса, икенчедән исә- хәзерге вакытта исән булган ветераннарны кадерләү һәм хөрмәтләүдер.
Тарихи үткәнгә һәм бүгенгегә игътибарлы мөнәсәбәт һәм яшь буыннарда рухи-әхлакый, патриотик хисләрне тәрбияләү йөзеннән, Яшел Үзән ПНИ-да бу көнгә багышланган берничә чара уздырылды. Ел саен май аенда интернатның урамдагы мәйданчыгында иң төп ризык- тушенкалы карабодай боткасы пешерелә. Бәйрәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Яшел Үзән ПНИ артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Интернатта яшәүче Бөек Ватан Сугышында катнашканнарның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә игътибарсыз калмады. Аларга чараны оештурычы Садыйкова Н.А тарафыннан тәбрикләү ачык хатлары һәм ризык наборлары тапшырылды.
11 май көнне интернатта яшәүчеләр, тәрбиячеләре Артемьева Н.А һәм Чернышова В.Н. ярдәмнәре белән Яшел Үзән каласының Җиңү Паркында булды. Алар тынлык минуты вакытында Дан һәйкәле янында баш иеп, Ватаныбызны саклауда һәлак булганнарны искә алып, аларга тагын бер кат үз хөрмәтләрен белдерде.