«Гаилә бар әйбердән дә мөһимрәк» дип аталган бәйрәм чарасы «Ныклы гаилә» партия проекты эгидасы астында Халыкара гаилә көне кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагоглары тарафыннан волонтерлар белән берлектә социаль ярдәм күрсәтелүче 30 гаилә өчен 2018 елның 15 мае көнне үткәрелде. Максат: бәйрәм атмосферасы ясау, гаилә әгъзалары арасында бер-береңне хөрмәт итү, үзара аңлашуны ныгыту, гаилә кыйммәтен ныгыту.
Бу көнне волонтерлар килгән кунакларны “буйла курчаклар” булып киенеп каршы алдылар. Чара шарлар һәм чәчәкләр белән бәйрәмчә итеп бизәлгән залда алып барылды, Үзәкнең фойесында балалар ясаган рәсемнәрдән күзгәрмә оештырылган иде. Бәйрәм барлык килүчеләрне Халыкара гаилә көне белән котлау сүзләреннән башланды, балалар һәм аларның әти-әниләре үзләре, гаилә традицияләре, кызыксынулары турында сөйләделәр. Алга таба «Мәхәббәт прививкасы» дип аталган социаль ролик карарга тәкъдим ителде. Монда гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләр, ата-аналарның балалары белән үткәргән уртак вакыты, балаларга карата мәхәббәтнең мөһимлеге кебек темалар яктыртылды. Фикер алышу барышында ата-аналар роликны карау вакытында туган фикерләре һәм хисләре белән уртаклаштылар. Гаилә турында булган мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, төрле конкурслар оештырылды, аларда зурлар да, балалар үзләрен, бердәм булуларын, командада һәм бер-берсе белән эшли алуларын күрсәттеләр. Аннары һәр гаилә һава шары кабартып, шарга кызыклы рәсем ясады һәм “яңа дус”тына исем уйлап тапты. Нәтиҗәдә, һәр гаилә бер-берсе белән үткәргән вакыттан онытылмаслык тәэсирләр алды, “буйлы курчаклар” балаларга тәм-томнар өләштеләр.
Катнашучыларның барысы да мондый күңелле чара оештырган өчен Үзәк белгечләренә рәхмәтләрен җиткерде